ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

      2018 елның  7нче июньда Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ  идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 3 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – Риян Альберт улы Нурхамметов – 3 июнь көнендә дөнья күрде.

      Бу балага сәламәтлек, батырлык, тыңлаучан булып үсергә насыйп итәбез!

    Әти-әнисен һәрвакыта елмаю һәм шаянулары белән куандырсын!

   2018 нчы елның 07 июнь көнне  Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында икенче һәм өченче балалары туган алты гаиләгә  Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Бәйрәмдә сабыйлар туган гаиләләргә якты киләчәк, кайгы-хәсрәтсез көннәр теләп котлау сүзләре әйтелде, бәхетле әти-әниләрне киләчәк бәйрәм белән Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Валишина  котлады.

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 200 нче никах пары теркәлде.  Бәхетле, үз имзаларын язылушы турында актта 200 номер астында куйган пар булып  Әмир Хәйруллин һәм Анастасия Кошелева булдылар . ГХАТ бүлеге белгечләре парга гаилә бәхете, үзара аңлашу теләделәр.

                7 июньдэ Биектаунын ГХАТ  булегендә Халыкара балаларны яклау көне унаеннан тантаналы рәвештэ ана (гаилә)капиталын тапшыру тантанасы узды.

ГХАТ булеге башлыгы Н.Н.Зиханшина һәм Россиянен Биектау районы Пенсия фонды урынбасары Рөстэм Салихов катнашында Биектаунын 4 гаилэсенэ Ана капиталы сертификаты тантаналы рәвештә тапшырылды.


6
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

      Өч игезәк бала туу – Чаллы шәһәрендә сирәк хәл.  Яр Чаллы шәһәрә  ГХАТ  идарәсе  хезмәткәрләре өч игезәк бала тууын теркәделәр.

     Анна һәм әтиләре Станислав Куровлар гаиләсендә – өч игезәк бала - Вера, Надежда, Игнат  дөньяга киләләр. Соңгы тапкыр Чаллы шәһәрендә өч игезәк бала туу 2016 елда була.  Соңгы биш елда, бала тудыру йортында биш “өч игезәкләр” туган. Ә ике игез балалар һәр елны йөз пар тирәсендә дөньяга киләләр.

12 июньдә безнең илебез мөһим бәйрәм – Россия көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм Борис Ельцин указы белән 1994 елда Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты Декларациясе кабул ителгәннән бирле билгеләп үтелә. 2002 нче елга кадәр шундый исем, аннары Россия көне дип кенә йөртелә башлый.

Шушы бәйрәм алдыннан ЗАГС бүлегендә беренче паспорт тапшыру тантанасы булды. Унике яшүсмергә төп документны Кукмара район Советы аппараты җитәкчесе Гаянова Резедә Нурислам кызы тапшырды.

      Тәтеш районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә мәктәп укучылары     белән очрашу үткәрелде. ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова укучыларны гражданлык акты төзү үзенчәлекләре, РФнең Гаилә кодексы нормалары, никахны теркәү статьяларының үзенчәлекләре белән таныштырды. Балалар дискуссияләрдә бик кызыксынып актив катнаштылар, аларны бигрәк тә төрле милләт вәкилләре арасындагы никахлар, иртә теркәлгән никахлар, туучылар һәм үлүчеләр саны буенча булган статистик мәгълүматлар кызыксындырды.

2018 елның 06 июнь аенда Буа муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ана капиталы дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы узды. Ике һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы 4 гаиләгә, ана капиталы сертификаты бирелде. Тантанада пенсия фонды җитәкчесе Рәфыйк Гали улы Җәләлов һәм “Россельхозбанк” җитәкчесе Резедә Рафаил кызы Хәйруллина катнашты. Җирле пенсия Фонды җитәкчесе гаиләләргә бәхетле тормыш, сабыйларга саулык, бәхетле гомер теләде. ГХАТ бүлеге начальнигы Эльвира Радик кызы Шагалиева килгән кунакларга зур бәхәтләр, балаларга һәм әниләренә сәләмәтлек теләде.

Мамадыш районының хөрмәтле гаиләсен 65 ел иңне-иңгә куеп гомер итүләре белән район башлыгы Анатолий Иванов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина, Спирт заводы директоры Рамил Фәттахов өйләренә барып шәхсән тәбрикләделәр. Хөрмәтле кунаклар истәлекле бүләкләр, Рәхмәт хаты, җылы сүзләр белән юбилярларның күңелләрен күрделәр. Рамил Шәрипович өчен әлеге гаилә аеруча кадерле.

Түбән Әлки авылында яшәүче Мәгсүм абый Шариповка 90 яшен тутырды. Аны   90 яшьлек юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путин телеграммасы тапшырылды. Дәүләт җитәкчесенең котлауларын юбилярга район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов һәм Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Мансур Галимуллин тапшырдылар.Район һәм авыл җитәкчеләре Мәгсүм абыйга җылы котлауларын, изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләр бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International