ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2018 ел
җомга

2018 елның 2 июнендә "Халыкара балалар яклау көне"кысаларында шәһәребезнең кул ярында бәйрәм чарасы уздырылды. Бәйрәмне башлап Лениногорск районы башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рягат Хөсәинов барлык килгән кунакларны котлады һәм лаек булган гаиләләргә ана (гаилә) сертификаты тапшырды.

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты Васильево шәһәр тибындагы бистәсендә тантаналы рәвештә никахны теркәү залында «Коралл» гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды.

7 июнь көнне Теләче район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге, Балаларны яклау көне уңаеннан Баландыш авылында яшәүче Хәйретдиновлар гаиләсен тәбрикләде.

   8 июнь көнне Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә яшьләре аз генә 55 тән артып киткән матур парның никахын рәсмиләштерделәр.

      Гөлназ Равил кызы һәм Равил Саетнур улы Валиевлар алдагы көннәрендә бәхетле булуларына иман кылып, бер кайчан да айрылышмаска вәгъдә биреп язмышларын бәйләделәр. ГХАТ хезмәткәрләре аларга олы гаилә бәхете һәм мәхәббәт теләделәр.

8 июнь көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Куралово авыл җирлегендә  Крючковлар  гаиләсе  Петр улы  Борис  һәм  Павел  кызы Валентинаның  50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын билгеләп үттеләр. Ирле-хатынлы Крючковлар лаеклы хезмәт юлын уздылар. Мәхәббәт һәм татулыкта гомер кичергән гаиләдә ике  балалары ныклы белем һәм тәрбия  алып үсәләр.Балалары  ата-аналарыннан үрнәк алып үзләре дә балаларын хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә карата хөрмәт, максатчанлык рухында тәрбиярәп үстерәләр.

             2018 нче елнын 8 нче июнендә Биектау муниципаль районынын Башкарма комитеты ГХАТ булеге Метлин Павел Алексеевич белэн Вероника Витальевнанын гаилэсендэ 5 нче балалары түүын теркэде. Кызга Арина дигэн бик матур исем кушылган.Исем борынгы грекчадан "тынычлык" дигэнне анлата. Кыз туган кененнэн ике абыйсы хэм ике апасынын  яраткан сенеллэренэ эйлэнгэн.


7
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында туучылар санын арттыруга юнәлдерелгән чараларның берсе - авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызларга бирелә торган түләүләр. Әлмәт шәһәрендә Бөтенрәссәй гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан уздырылган тантаналы чарада Глумова Вероника Павел кызына 50 000 сум күләмендәге сертификат тапшырылды. Аларның гаиләсендә беренче балалары, уллары  Кирилл туган.

2018 елның 7 июнендә Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә, Әтиләр көне алдыннан, тематик иртәнге аш форматында эшлекле очрашу узды.

2018 елның 7 июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә быел никахларын 500 нче пар теркәде.

7 июньдә Тәтеш шәһәренең хөрмәтле кешеләре,  атказанган укытучылар  Митрофанов Геннадий Васильевич һәм Галина Кузьминична үзләренең бергә гомер итүләренә 50 ел тулуын билгеләп үттеләр.

Юбилярларны  Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре котлады. Алар Митрофановлар гаиләсенә район башлыгы Р.Х. Сафиуллов исеменнән котлау хаты һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International