Татарстан Республикасында туучылар санын арттыруга юнәлдерелгән чараларның берсе - авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызларга бирелә торган түләүләр. Әлмәт шәһәрендә Бөтенрәссәй гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан уздырылган тантаналы чарада Глумова Вероника Павел кызына 50 000 сум күләмендәге сертификат тапшырылды. Аларның гаиләсендә беренче балалары, уллары Кирилл туган.