Югары Ослан муниципаль районында юбилярлар хөрмәтенә танатаналы чара булды

2018 елның 8 июне, җомга

8 июнь көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Куралово авыл җирлегендә  Крючковлар  гаиләсе  Петр улы  Борис  һәм  Павел  кызы Валентинаның  50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын туйларын билгеләп үттеләр. Ирле-хатынлы Крючковлар лаеклы хезмәт юлын уздылар. Мәхәббәт һәм татулыкта гомер кичергән гаиләдә ике  балалары ныклы белем һәм тәрбия  алып үсәләр.Балалары  ата-аналарыннан үрнәк алып үзләре дә балаларын хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә карата хөрмәт, максатчанлык рухында тәрбиярәп үстерәләр. Бу гаиләдә һәрвакытта  ата-аналар һәм балалар арасында үзара аңлашу, ярдәмчеллек һәм ихтирамлы мөнәсәбәт. Крючковлар  гаиләсе  авыл җирлегендә хөрмәткә лаек гаилә, алар балаларына дөрес тәрбия биреп, яшь буын алдында үрнәк гаилә булып торалар.

50 ел  бергә гомер иткән Крючковлар  гаиләсен”Районның хөрмәтле юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар  үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова    юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы М.Г.Зиатдиновның  мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.Юбилярлар исеменә Куралово авыл җирлеге башлыгы Лидия Коткова җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды . Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International