«Коралл» гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү

2018 елның 8 июне, җомга

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты Васильево шәһәр тибындагы бистәсендә тантаналы рәвештә никахны теркәү залында «Коралл» гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды.

1983 елда Васильево авыл советында Дамир Мингазутдин улы һәм Физалия Зулькарнай кызы рәсми рәвештә үз гаилә берлеген төзегәннәр һәм беренче тапкыр бер-берсенә матур сүзләр: «ирем», «хатыным»! диеп әйткәннәр. Юбилярларга ныклы сәламәтлек һәм озак елларга мәхәббәт, бәхет һәм иминлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International