Түбән Кама муниципаль района ГХАТ Идарәсендә 500 нче пар никахларын теркәде

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

      2018 елның 7 июнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә быел никахларын 500 нче пар теркәде.

     «Юбилейлы» номерлы акт язуы Петров Олег һәм Рамиләгә карата төзелде.  Яшь пар, аларның әти-әниләре, шулай ук дуслары һәм якыннары өчен,  бу күңелле сюрприз булды.

     Никахлашу Сарае белгечләре яшь парга ак бәхет, иминлек теләп, бүләк сертификаты һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Рәис улы Метшинның котлау открыткасын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International