ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

    2018 нче елның 11 нче июнендә Саба районы Туктар мәдәният йорты, китапханә, “Тамчы” балалар бакчасы балалар Сабантуе үткәрде. Һәрбер бала биредә оештырылган уеннарда, конкурста  катнашып истәлекле бүләкләргә ия булды.

Әтнә муниципаль районы Олы Мәңгәр авылында яшәүче Шәрипова Зәкия Шәрип кызына 11 июнь көнне 90 яшь тулды. Шәрипова Зәкия озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының  җитәкчесенең урынбасары, Олы Мәңгәр авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Шәрипова Зәкиянең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.


10
июнь, 2018 ел
якшәмбе

2018 елның 10 июнендә Түбән Кама муниципаль районы Елантау авыл җирлегендә авылның үрнәк гаиләләренә багышланган чара узды.

   Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин Әлфинур Гатият кызын президент Владимир Путин исеменнән олы юбилее белән тәбрикләде һәм Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннехановнын шәхси бүләген тапшырды, шулай ук юбилярны котларга  Олы Шынар авыл җирлеге башлыгы А.Г. Гарипов, ООО “Туган Як” директоры И.Ш. Мухаметов килде. Һәркайсы аңа исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләде.


9
июнь, 2018 ел
шимбә

      2018 нче елның 9 июнендә Яр Чаллы шәһәренең тантаналар Сараенда Россия көненә  багышланган дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы узды. 23 Бөек Ватан сугышы ветеранына “фидакарь хезмәтләре” өчен, 5 бала анасы Елена Гузенко “Ана даны” медале белән бүләкләнделәр.

2018 елның 9 июнендә  Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона»  муниципаль программасы кысаларында чираттагы дәрес узды.

Июнь аеның беренче атнасында 14 язылышу теркәлде. Иң матур даталар булып 07.07.2018, 17.08.2018 көннәр сайланды.

      Гаилэ бәхетенең нигезе бер-береңә ачык, ярдәмчел, кешелекле булуда. Мәхәббәт килә безгә… хыялларыбызга көч бирер өчен, йөрәкләребезне канатландырыр өчен һәм бар гүзәллеккә күзебезне ачар өчен. Иман, ышаныч, мәхәббәт булган атмосферада Зражевскийлар гаиләсе үзләренең алтын юбилейларын билгеләп үттеләр. Алик Антонович белән Лидия Петровна өчен тормышның иң төп кыйммәтләре булып гаилә, балалар һәм дуслык тора.

Бу көн аларның тормышында бик истәлекле һәм дулкынландыргыч булып исләрендә калачак. Әлеге чарада "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге башкарма комитетының экономика сораулары буенча беренче урынбасары Михайлова Зөлфия Габделхәмәт кызы һәм Лениногорск районы буенча миграция сораулары буенча бүлек җитәкчесе Юнысова Лилия Илгиз кызы катнашты.


8
июнь, 2018 ел
җомга

Сарман районы Янурыс авылында гомер кичерүче Таҗетдинова Накыя апага 8 июнь көнне 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны олуг юбилее белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау хатын, истәлек бүләге тапшырды. Аның матур теләкләренә авыл җирлеге башлыгы Азия Мухамадиева,  район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миннеголов та кушылдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International