Гаилэ бәхетенең нигезе бер-береңә ачык, ярдәмчел, кешелекле булуда. Мәхәббәт килә безгә… хыялларыбызга көч бирер өчен, йөрәкләребезне канатландырыр өчен һәм бар гүзәллеккә күзебезне ачар өчен. Иман, ышаныч, мәхәббәт булган атмосферада Зражевскийлар гаиләсе үзләренең алтын юбилейларын билгеләп үттеләр. Алик Антонович белән Лидия Петровна өчен тормышның иң төп кыйммәтләре булып гаилә, балалар һәм дуслык тора.
Ә бит барысы да 1967 елда башлана. Яшь Лидияне техникум бетергәч, юллама буенча Дальневосточное Пароходствога суднога пешекче булып жибәрәләр. Ә армиядән яңа гына кайткан солдат шушы ук суднога моторист булып урнаша. Шулай, ачык диңгездә танышалар да. «Можайский» пароходы яшьләр тәкъдирен шунда ук чишеп тә куя.
Алда кызыклы тормыш көтэ. Яр Чаллыда алар яшьлекләрен уздрып, олыгайган көннәрен каршы алалар. Алик Антонович төзелеш олкәсендә эшли. Ә Лидия Петровна үз тормышын балалар бакчасында эшләүгә багышлый.
Бугенге көндә юбилярларыбыз иң бай һәм бәхетле кешеләрнең берсе. Алар ике уллары, бер оныклары һәм бер оныкчыклары белән горурланып яшиләр.
Алик Антонович, Лидия Петровна! Сезнең тормышыгыз – тотрыклылык һәм тормыш ярату үрнәге, э нәтиҗәсе – лаеклы балалар, дусларыгыз-эштәге коллегаларыгызның хөрмәте һәм рэхмәте. Сезгә киләсе юбилейларыгызны да бергәләшеп шатлыкка күмелеп үткәрергә язсын иде!