2018 елның 9 июнендә "Россия көне" кысаларында Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә шәһәребезнең яшь гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы уздырылды

2018 елның 9 июне, шимбә

Бу көн аларның тормышында бик истәлекле һәм дулкынландыргыч булып исләрендә калачак. Әлеге чарада "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге башкарма комитетының экономика сораулары буенча беренче урынбасары Михайлова Зөлфия Габделхәмәт кызы һәм Лениногорск районы буенча миграция сораулары буенча бүлек җитәкчесе Юнысова Лилия Илгиз кызы катнашты. "Бу сезнең тормышыгызда яңа этап, дип искәртте Зөлфия Михайлова үз чыгышында, бүгенге көннән сез үзегез карар кылып, үз эшләрегез өчен үзегез җавап тотачаксыз. Бу сезнең иң төп документ, саклап тотыгыз", - диде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигаләмова Елена Яков кызы яшьләрне илебезнең лаеклы гражданнары булырга һәм горурланып яшәргә өндәде үз чыгышында. Чын күңелдән шушы зур вакыйга белән котлыйбыз, уңышлар сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International