Яр Чаллы шәһәренең тантаналар Сараенда дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы узды

2018 елның 9 июне, шимбә

      2018 нче елның 9 июнендә Яр Чаллы шәһәренең тантаналар Сараенда Россия көненә  багышланган дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы узды. 23 Бөек Ватан сугышы ветеранына “фидакарь хезмәтләре” өчен, 5 бала анасы Елена Гузенко “Ана даны” медале белән бүләкләнделәр.

       Шулай ук Аппарат җитәкчесе урынбасары, Яр Чаллы шәһәренең  муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты идарә башлыгы Нәфисә Галиева, «Домкор Индустрия»нең  әйдәп баручы инженер-конструктор җитәкчесе Ирина Лобановага Татарстан Республикасы Президентыннан Рәхмәт хаты тапшылырды.

Бөек Ватан сугышы ветераннарын Тантаналар Сараенда Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева каршы алды. Ветераннарның хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

     Шәһәр мэры Наил Гамбар улы исеменнән, Шәһәр Советы депутатлары һәм үз исемемнән Россия Көне белән котлады.

      Хәзерге вакытта, Яр Чаллы шәһәрендә  2464 Бөек Ватан сугышы ветераны яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International