2018 елның 30 июлендә ике бәхетле әни Таһирова Екатерина Сергей кызы һәм Овчинникова Гөлнур Рушан кызы 453, 026 мең сум күләмендәге дәүләт ярдәме алдылар һәм бу ана капиталын үз гаиләләре һәм балалары үсешенә тоту мөмкинлегенә ия булдылар.
Баулы ГХАТ бүлегендә 200 нче бала теркәлде. 2017 елның 200 нче баласы 4 октябрь аенда гына теркәлгән иде. Ул Александр һәм Елена Кузьминнар гаиләсендә туган кыз бала булды. Бәхетле әти-әни яңа туган балага Алиса дигән исем бирделәр. Алиса гаиләдә алтынчы бала булып туды.
Актаныш районы ЗАГС бүлеге район бала тудыру йортында 90 нчы балага тантаналы төстә туу таныклыгы тапшырды. Бәхетле әти-әни Шайгарданов Ильнар Ильяс улы хәм әнисе- Шайгарданова Әлфия Ринат кызы беренче балалары -кызларына Динара исеме куштылар. Район ЗАГС булеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парларны балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп устеруләрен теләде. Бәхетле әти- әнигә Республикабыз Президенты Р.Н.Миңнехановның котлавын һәм туу таныклыгын тапшырды.
Балалар – илнең киләчәге. Бу сүзләрне озак еллар кабатлап килдек, ә мәгънәсенә яңа гына төшендек бугай. Чөнки җимергеч тәэсире булган демографик проблемага болай җитди караган юк иде. Илдә хәл киеренке. РФ Президенты Указы нигезендә 2018-2027нче еллар Балачак унъеллыгы дип игълан ителү тикмәгә түгел. Бүген демографик хәлне яхшырту, балалы гаиләләрне яклау, куркынычсыз балачак өчен шартлар тудыру, социаль ятимлек һәм балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү, ятим балаларны гаиләгә урнаштыру, тәрбиягә бала алган гаиләләргә ярдәм кулы сузу илнең социаль үсешендәге төп векторлар булып торалар.
Биектау муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә атна саен тантаналы төстә ана капиталы сертификатлары тапшыру мәжлесе уза.
Туй көне шундый сөенечле һәм шул ук вакытта җаваплы вакыйга. Яшь парлар бу иң бәхетле көннәренә алдан әзерләнәләр. Заманча мода тенденцияләре буенча туйлар төрлечә үткәрелә.
2018 нче елның 28 нче июлендә Чистай Никахлашу сараенда ике йөзенче пар булып, Сергей һәм Евгений Михеевларның никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр.
Бәхетлеләр һәм яшьләр, алар Чистай Никахлашу сараенда теркәлгән юбиляр пар булдылар.
2018 елның 28 нче июлендщ Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, 50 еллык бәйрәмен - Алтын туйларын Владимир Николай улы һәм Людмила Михаил кызы Татариновлар гаиләсе билгеләп утте. Алтын туйларына җиткән әлеге матур пар бүген дә яшьлек ямен җуймыйча, үзләре биргән тәрбия җимешләрен татып бәхетле картлык кичереп яшиләр.
Донсковлар гаиләсендә зур шатлык – 2018 нче елның 22 нче июлендә уллары Дмитрий дөньяга аваз салды. Евгений белән Татьяна гаиләсендә ул дүртенче бала. Хәзер инде аларның гаиләсендә дүрт баһадир.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Җәләлова Д.Н. бәхетле әтигә Татарстан Республикасы Президенты Миннеханов Р.Н. исеменнән котлау открыткасы тапшырды һәм кечкенә тиктормаслар өчен китаплар бүләк итте.
2018 елның 27 июль көнне Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, «Алтын» юбилярларны котлау бәйрәме узды. - ГХАТ бүлеге начальнигы урынбасары Екатерина Романова чын күңелдән Сафин Аняс Гиният улы һәм Флюра Газиз кызын котлады, ул 50-еллык гаилә тормышы стажы булган ир белән хатынга Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгинның рәхмәт хатын тапшырды.