ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2018 ел
җомга

          Биектау муниципаль районы Айбаш авылында Гомәр Ильясов һәм   Нажия Хамитова инде 50 ел бергә тату гомер итәләр.

          Наҗия Каюм кызы 35 ел Айбаш урта мәктәбенлә башлангыч сыйныф укытучысы булып әшләгән. Гомәр Нуретдин улы “Урал” колхозында механизатор булып хезмәт куйган, аның стажы 45 ел тәшкил итә.

2018 елның 27 июлендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 300нче яшь пар никахларын теркәде. Алар – Маричев Александр Александрович һәм Санкова Валерия Валерьевна. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшьләрне истәлекле вакыйгалары белән тәбрик итеп, бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәтләрне һәм мәхәббәтне һәрвакытта да саклауларын теләделәр.


26
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

       Сабыйны бала тудыру йортыннан каршы алу – ул чын гаилә бәйрәме. 2018 елның  26 июль  Яр Чаллы шәһәренең  Кама балалар медицина үзәгендә  12 сабыйны тантаналы рәвештә каршы алу бәйрәме булды.

Еллар үткән саен үзара мөнәсәбәтләрнең җылылыгын саклап калуны ботен кеше булдыра алмый.

  Бары мәхәббәт, тугрылык, бер-береңне хөрмәт итү белән генә бу гаилә әлеге датаны  җиткерә алдылар.

26 июльдә   Тәтеш шәһәренең хөрмәтле кешеләре,  атказанган укытучылар  Ермилов  Константин Федорович  һәм Любовь Васильевна үзләренең бергә гомер итүләренә 50 ел тулуын билгеләп үттеләр.

Әйе, мәхәббәт - бер картлыкта, бер яшьлектә  дигән мәкалә электән килгән. Нәкъ менә шул мәкаләгә туры килеп, 2018 елның 26 июль көнендә Буа районы ГХАТ бүлегендә 77 яшьлек Рәшит абый һәм 61 яшьлек Рузинә апа бердәм гаилә корып җибәрделәр. Алар үзләренең никахларын кабат, күп еллар үтеп бер-берсеннән башка яши алмауларын белән төркәделәр. Ярату хисләре картайгач та йорәктә кала икән, бу бәхетле мизгел яшьләргә үрнәк булсын иде.

Михайловка поселогында гомер кичерүче Дария Алексеевна Трофимовага 26 июльдә 90 яшь тулды.  АныгомербәйрәмебеләнкотларгаБашкарма комитет җитәкчесенең иҗтимагый – мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасарыӘлфия Гәләветдинова килде. Юбиляргаихластеләкләренҗиткереп, улаңа Россия Президенты В.В. Путинның, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшинныңшәхсикотлавынтапшырды,сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдереп, исәнлек-саулык теләде.


25
июль, 2018 ел
чәршәмбе

     2018 елның 25 июлендә  Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда яңа өйләнешүчеләр өчен «бер дулкында» дигән квест  узды. Зал бер кичкә "гадәти булмаган "утрауге" - Хыяллар, Мәхәббәт, Аңлашу, Азатлык, Гафу итү утрауыне әйләнде. Яшь парлар 3 төркемгә бүленәп  мавыктыргыч сәяхәткә чумдылар. Психологлар шул утраудагы яшьләргә бер – берләренә башкача карарга, аңларга бер-береңне ярдәм иттеләр.

             Биектау  муниципаль районы Кече Рәс авылында яшәүче Даминовлар гаиләсенендә зур вакыйга- 55 ел бергә гомер итәләр.

           Әдхәм абый гомере буе колхозда тракторист, аннан сон склад мөдире булып эшли, Әлфия апа сыер сава . Хәзерге вакыта Әдхәм абый  Кече Рәс мәчетенең имамы. Алар 3 малай һәм 1 кызга гомер биргәннэр.Бүгенге көндә 4 онык һәм 4 оныкчыкнын яраткан дәү әти , дәү әнисе булып матур итеп гомер итәләр. 

Буа районы ГХАТ бүлегендә 2018 нче елның 25 июль көнендә 200-нчы бала теркәлде. Бәхетле әти-әниләр Асадуллин Ильгиз  һәм Нурзилә, бәләкәчкә Ильзирә исеме куштылар. Район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Шагалиева Эльвира Радик кызы яшь парны 1 нче балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларың сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. «Яшь гаиләгә уңышлар, мәхәббәтле тормыш телибез», - дигән теләктә калды.


24
июль, 2018 ел
сишәмбе

Яшел Үзән муниципаль районының Васильево бистәсендә яшәүче Садыковлар пары үз гаиләләренең "тимер" юбилеен билгеләп үттеләр. Садыков Рәшид Хәсән улы һәм Клара Сараз кызы тормыш юлы буенча кулга-кул тотынып 65 ел баралар. Алар бу елларда бер-берсенә бик күп мәхәббәт, абырлык, аңлау, хөрмәт бүләк итәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International