ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2018 ел
сишәмбе

      2018 елның  24нче июленда Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ  идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 4 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – Данияр  Шакирзянов – 20 июль көнендә дөнья күрде.

      Бу балага сәламәтлек, батырлык, тыңлаучан булып үсергә насыйп итәбез!

    Әти-әнисен һәрвакыта елмаю һәм шаянулары белән куандырсын!

     2018 елның 24 июль көнендә Буа муниципаль районы ГХАТ идарәсенең төп залында 100-е  парның никахын теркәү тантанасы узды.

     100-нче номерлы “юбилей” акт язмасы Владлен Казаков Һэм Марина Сарыкова гаиләсенә карата төзелде.


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

          Сигез бала тәрбияләүче Морюховлар гаиләсенә багышланган чара тантаналы рәвештә ЗАГС бүлегендә  булып узды. Бу матур гаиләне район башлыгы урынбасары Белова Галина Владимир кызы котлады һәм район башлыгы исеменнән аларга кыйммәтле бүләк тапшырды.

23 июльдә Кайбыч районы Кошман авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсән Җиһаншин үзенең 95 еллык юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны  район башлыгының ярдәмчесе Фәния Петухова котлады. Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның  котлауларын белдерде һәм аларның бүләкләрен тапшырды. Шулай ук ветеранны Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина котлады.


22
июль, 2018 ел
якшәмбе

Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны, тыл хезмәтчәне кечкенәдән нужаны күп күреп үссә дә, узган гомерен җылы хисләр белән искә ала.

Антонина Фёдоровнаны юбилее белән котларга районның контроль-хисап палатасы рәисе Мансур Гыйматдинов, район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, район хастаханәсенең элеккеге хезмәткәрләре, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре һәм туганнары килгән иде.

2018 елның гыйнварыннан  бирле Баулы районы авылларында яшәүче ун ана 50 мең сум акча алган. Авыл җирлегендә демографик вәзгыятьне яхшыртуга юнәлтелгән чара инде ярты елдан күбрәк эшли. Бу түләүне авыл җирендә ким дигәндә өч ел даими яшәгән һәм 25 яше тулганчы беренче бала тапкан хатын-кызлар ала алалар. 100 мең сум күләмендә түләү 29 яше тулганчы өченче бала тапкан авыл хатын-кызларына билгеләнгән. Әлегә хәтле Баулы районында мондый түләү беркемгә дә  бирелмәде.


21
июль, 2018 ел
шимбә

Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә инде менә беренче пар - кәләш белән кияүнең фамилияләре бер төрле булу очрагы - бу – Гәрәев Инсаф Рустем улы һәм Айзиряк Зөфәр кызы гаиләсе кавышу булды. Әлбәттә, бу бик сирәк очрый торган вакыйга. Бу гаилә үзләренең никахларын 2018 елның 21 июль көнендә тантаналы рәвештә теркәде һәм аларга беренче гаилә документы - язылышу турындагы таныклык тапшырылды.

Геннадий Антонович Чувашиянең Козлов районы Пиженька авылында туа. Сугыш вакытында колхозда, төрле эшләрдә эшли. Авыл хуҗалыгы техникумы тәмамлый һәм Новгород шәһәренә күчеп китә. Армия хезмәтеннән соң Чувашиягә кайта, өйләнә, 3 баласы туа.

1962 елда гаиләләре белән Алабугага күченеп киләләр. “Прикамнефть” идарәсенә инженер-топограф булып эшкә урнаша. Эш стажы-42 ел.

2018 елның 21 июль көнне ГХАТ Идарәсе белгечләре булачак парлар өчен, традицион булган  шимбә инструктажы уздырдылар.

  2018 елның 21 июлендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Гиреевлар гаиләсенең алтын туй тантанасы узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International