Марина һәм Дмитрий Наумовларның яшь гаиләсендә 2018 нче елның 20 нче июлендә шатлыклы вакыйга булды. Аларның уллары дөньяга килде, аңа Кирилл дип исем куштылар. Кирилл – аларның гаиләсендә - өченче, ә Чистай бүлеге өчен ел башыннан 400нче теркәлгән бала. Туу турындагы таныклык биргәндә, ЗАГС бүлеге белгечләре чын күңелдән әлеге шатлыклы вакыйга белән котладылар, нык сәламәтлек һәм иминлек теләделәр. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Җәләлова Д.Н. Чистай муниципаль районында 400 нче бала туу хөрмәтенә аларга альбом һәм котлау открыткасы бүләк итте.
2018 елның 20 июлендә Зәй районының ГХАТ бүлегендә рәсми рәвештә 9 пар теркәлде. Беренче пар булып Дмитрий һәм Ирина Смирновлар язылышты. Алар өчен 7 һәм 8 саннары “тылсымлы санннар” бәхет һәм шатлык китерә торган саннар.
2018 елның 19 июлендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 555 яшь пар үзенең гаилә берлеген теркәде. Бакеев Рузалин Наил улы һәм Викторова Виктория Николай кызын бәхетле көннәре — туй көне белән котлыйбыз. Мәхәббәтегезне югалтмыйча, озын гомер итәргә телибез! Бәхетле булыгыз, бер-берегезне яратып, саклап яшәгез!
2018 елның 19 июль көнендә "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге бинасында ачык ишекләр көне узды. Бу көнне "Лениногорский" санаторий-профилакториенда ял итүче балалар өчен Язылышу бинасында экскурсия үткәрелде. Бүлек белгече очрашу башында ГХАТ бүлеге бинасы белән таныштырып, тантаналар залын, кабул итү бүлмәләрен, архивны күрсәтте.
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, 300 яңа туган яшь гаилә пары теркәлде. Алар Анатолий Сергей улы Балабанов һәм Екатерина Виктор кызы Шерман булып чыкты. Алар өчен язылышу турында таныклыкны 300 саны астында алу көтелмәгән хәл булып чыкты. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре чын күңелдән яшь парны истәлекле һәм мөһим вакыйгалары белән котладылар, аларга бәхет тормыш, татулык, үзара аңлашу һәм зур мәхәббәт теләделәр.
ЯрЧаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2018 елның 18 июлендә “тимер” юбилярлар – Василий Анисим улы һәм Тамара Степан кызы Логачевлар гаиләсенең тантанасы узачак.
18 июлендә бу гаиле үзләренең 65 еллык гаилә юбилеен үткәрәчәк. Яр Чаллы шәһәренә яшь гаилә КамАЗ төзелешенә күченеп килгән. Гомер буе уңган, булган, абруйлы, ачык күңелле кешеләр үзләрен яраткан эшләренә биргәннәр. Өч бала үзләренә охшаган: гадел, намуслы, тырыш, эшчәннәр.
"Матур йола" датасында – 2018 елның 18 июлендә– Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә 14 пар никахларын теркәгән.
2018 елның 18 нче июль көнендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 200 нче пар булып Шарапов Фандас белән Альбина гаиләсе никаларын рәсми рәвештә теркәде. Шушы дулкынландыргыч вакыйга белән бу гаиләне котлап ГХАТ бүлеге белгече Трошихина Елена Евгений кызы язылышу турындагы таныклыны тапшырды һәм тормышлары бары бәхет, мәхәббәт һәм назлы хисләр белән тулып торуын теләде. Шушы көннең иң матур мизгелләрен тормыш буе истән чыгармагыз, кулга-кул тотынышып гомер буе атлагыз. Чын күңелдән котлыйбыз!
17 июль көнне Ослан муниципаль районының Кильди авыл җирлегендә Рачковлар гаиләсе Кирилл улы Михаил һәм Иван кызы Аннаның 55 ел бергə гомер итүлəрен тантаналы тɵстə хөрмәтләү булды. Алар тормыш юлы буенча кулга-кул тотынып, бер-берсенә булган мәхәббәтлəрен саклап, хөрмәт белəн кадерләп гомер юлларыннан атлыйлар. Алар тормыш юлларында очраган барлык кыенлыкларга карамастан, гаилəлəрен саклап калалар. Зөбәрҗәт юбилярларның үткəне авыр булсада, алар хөрмәткә лаек, үзлəрен бик бəхетле санап тигез гомер юлын кичерəлəр.
Гасырлык бәйрәме белән аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, хәрби комиссар Дашгын Гасанов, “Нөркәй” агрофирмасы директоры Вазыйх Гыйльметдинов, авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Пенсия фонды идарәсенең районара клиент хезмәте җитәкчесе Асыляр Харисов, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең район башкарма комитеты җитәкчесе Гөлүсә Харисова, авыл ветераннар советы рәисе Наилә Миңнемөхәммәтова, уллары-киленнәре, оныклары, оныкчыклары, туганнары тәбрикләделәр.