ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның  17 июль көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Балкыш»  балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты балалары өчен экскурсия узды.


16
июль, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елда  16 июль көнне, Азнакай җирендә, тагын бер бала-Мортазина Лиана җиһанга аваз салды. Төбәк  больницаның бала тудыру отделениясендә, Татарстан Республика Азнакай муниципаль район башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тантаналы теркәү оештырды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элфинур Хәйретдинова әти-әнисенә, Ринат белән Гөлнурга беренче баласының, беренче документы – «Туу турында таныклык” һәм Татарстан Республика Президенты Миңнеханов Рөстәм исеменнән Котлау хаты тапшырды. Аның котлауларына башка килгән туган- тумачалар да кушылды.

16 июль көнне Теләче районының Субаш авылында гомер итүче Степанова Евдокия Андреевна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән Айдар авыл җирлеге башлыгы Хәйрулла Хәсәншин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ләйлә Каюмова тәбрик итеп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. 

    Лаеш шәhәре  язылышу сараенда тантаналы төстә игезәкләр Диләрә hәм Баязит тууы рәсми теркәлде. Нәниләрнең әти-әнисенә туу таныклыгы hәм фотоальбом тапшырылды. Бу көн бәләкәчләрнең әти-әнисенең иң истәлекле истә калган туган көне булачак.

16 нчы июль көнне Тәтеш муниципаль районында район активларының утырышы булды һәм анда төрле сораулар каралды, шуларның берсе булып         “ 2018 нче елның беренче ярты еллыгында  Тәтеш муниципаль районында дәүләт гражданлык актын теркәү торышы”  турындагы сорау булды. Әлеге сорау буенча Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова  чыгыш ясады. Шулай ук авыл җирлекләрендә үлүчене  3 көн эчендә теркәү һәм аларны теркәү турындагы таныклыктан башка  җирләмәскә дигән сораулар каралды.


15
июль, 2018 ел
якшәмбе

Күптән түгел Спас районы  Иж-Борискино авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны, районның иң олы яшьтәге кешесе Анна Палагинага 106 яшь тулды.

Шулай ук Урта Йорткүл авылында яшәүче Зөләйха Зиннәтуллина да үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярларны котларга районның контроль-хисап палатасы рәисе Мансур Гыйматдинов,  район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, авыл җирлеге башлыгы Гөлинә Каримуллина, “Рассвет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Светлана Гибадуллина һәм туганнары килгән иде.

    Биектау районы Кече  Битаман авыдында яшәүче Мәгъсумова Разия Файзрахман кызы 15 июльдә үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Биектау район башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Шәйдуллин килде.

   Разия Магсумова элеккеге Дөбъяз районы Шипшиек авылында туып үскән. Тугыз яшеннән эшкә керешкән. Һәм әйтергә кирәк, аның бөтен хезмәт гомере колхозда эшләп үтте.

Тирә-юньгә яктылык таратып торучы, 60 ел бергә иңне-иңгә куеп яшәгән тагын бер матур парны үзләренең гаилә бәйрәме белән Тукай ЗАГС бүлеге тәбрикләде. Барый Габдрахманович һәм Рауза Гаязовна Яруллинар балалары, оныкларының кадер-хөрмәтендә оныкчыкларына куанып, тигез тормышта яшиләр. Ак бабай белән ак әби кебек намаз укып, мәчетләргә йөриләр.


14
июль, 2018 ел
шимбә

Азнакай муниципаль районы Яңа Юл бистәсендә Сабантуй булып узды. Әлеге милли бәйрәмне үткәрү биредә матур традициягә әверелде. Бәйрәм белән тәбрикләп, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин авыл хезмәтчәннәрен, микрорайонның актив халкын билгеләп үтте. Азнакай муниципаль районы башкарма комитет ГХАТ бүлеге мөдире Әлфинур Хәйретдинова җитәкчелегендәге «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы  кызлары бу бәйрәмнән дә читтә калмаганнар, үзләре пешергән милли аш-сулардан өстәл корганнар. Җыелган акчаны хәйрия акция - күп балалы гаиләгә тапшырдылар.

Дилүсә һәм Ильяс Әндаровлар гаиләсен Уяв” XII Бөтенроссия чуваш милли мәдәнияте бәйрәмендә тәбрикләделәр. Быел ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән туры килде. 
Аның символы – ромашка. Әйтерсең лә, әлеге нәфис чәчәкнең саф һәм олы мәхәббәт хисләрен чагылдыручы таҗлары берләшеп ныклы гаиләне барлыкка китерә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International