Гомере буе укытучы булып эшләгән Евдокия Степановага 95 яшь тулды

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

16 июль көнне Теләче районының Субаш авылында гомер итүче Степанова Евдокия Андреевна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән Айдар авыл җирлеге башлыгы Хәйрулла Хәсәншин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ләйлә Каюмова тәбрик итеп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. 

Әлеге котлауга районның гражданлык актларын теркәү бүлеге дә кушыла. Едокия Степановнага бары саулык-сәламәтлек теләп клабыз.

“Матурлыкны, дөньяны, тәбигатьне, кешеләрне яратам. Шунда ахыры озак яшәүнең сере”-ди Евдокия Степановна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International