2018 елның 14 июль көнендә ТР Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге Кирилловар Владимир Яков улы белән Людмила Александр кызы гаиләсенең тууына 50 ел тулу уңае – Алтын туй тантанасы уздырылды. Моннан нәкъ 50 ел элек алар үзләренең никахларын Лениногорск шәһәрендә рәсмиләштерәләр.
Бүлек белгечләре котлауларга кушылып аларга исәнлек-саулык, озын, тигез тормыш теләде һәм ГХАТ бүлеге җитәкчесе исеменнән юбилей таныклыгы тапшырылды.
14 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында керәшен халкы мәдәнияте фестивале – “Питрау” бәйрәме булып узды. Питрау бәйрәме – христиан дине календаре буенча изге апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә багышланган көн. Бу бәйрәм күп кенә авылларда кыр чәчәкләре, дару үләннәре җыю, питрау себеркесе бәйләү, ә кичен төрле уеннар ясау, төрлечә күңел ачу гадәтләре рәвешендә сакланып калган.
Буген шәһәребезнең Тантаналар сараенда тантаналы рәвештә 15 пар гаилә корды. Алар арасында Хаматовы Азат белән Ильзира да бар иде - 1400 пар теркәлде.
Кадерле яшьләр! Буген сезнең иң бәхетле коннәрегезнең берсе. Буген сез гадел һәм игелекле гаилә корып жибәрдегез, ике яшь йорәкне бергә куштыгыз. Бер-берегезне кадерлэп, хөрмәт итеп һәм яратып яшәгез!
Еллар аша тормыш авырлыкларын үтеп, мәхәббәтләрен саклап кала алган ныклы гаиләләр, әлбәттә, хөрмәткә, игътирам һәм үрнәк алуга гына түгел, бүләкләнүгә дә лаек. Мөслим районында да мондый гаиләләр аз түгел, быел “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә районның иң матур һәм ныклы гаиләләреннән берсе – Вәрәш-Баш авылыннан Хановлар Заһит абый һәм Тәзкирә апа гаиләсе тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Яшел узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, тантаналы рәвештә моңанчы беркайчанда булмаган тантана узды. Бер көнне никахларын теркәделәр һәм шул ук көнне кәләшнең ата-аналары үзләренең юбилейларын билгеләп үттеләр, бәхетле никахта нәкъ 30 ел яшәгәннәр!! Бу бәхетле парларны туганнары һәм якыннары котларга килделәр.
Өйләнешү көне белән бәйле бик күп сынамышлар, ышанулар бар.
Җомгага туры килгән айның 13нче көне бигрәк тә имеш-мимешләргә бай, шуның өчен дә күбесе бу көнне сайламаска тырыша.
Россия статистикасы буенча,җомга – 13 көнне өйләнешүчеләр саны башка көннәргә караганда, 80 процентка кимрәк туры килә.
Шуңа да карамастан, ГХАТ Бөгелмә бүлегендә әлеге көнне кавышучылар саны шактый булды. Аларның фикеренчә, әгәр парлар бер-берсен ихлас яраталар икән, яшьләрнең бәхетләренә бернинди имеш-мимешләр дә комаучаулый алмаячак. Җомга – 13 июль көнне ГХАТ Бөгелмә бүлегендә 6 гаилә пары теркәлде.
2018 нче елның 13 нче июлендә Мамадыш шәһәре ГХАТ бүлегендә икемилләтле гаиләдә туган Назар исемле сабый теркәлде. Баланың әтисе Хуссейн Али Абдулхасан – Ирак иле гражданы, әнисе Елена – Мамадыш кызы.
2018 елның 12 нче июлендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә ана капиталына ия булу сертификатын тантаналы рәвештә тапшыру чарасының чираттагысы узды. Бәйрәм “Нык гаилә” исемле партия проекты кысаларында үтте. 453,026 мең сум күләмендәге дәүләт ярдәменә 9 ана ия булды.
Ел башыннан Мамадышта 51 сертификат тапшырылган булса, барлыгы район буенча бу ярдәм 2811 гаиләгә тәтегән.
2018 ел башыннан бирле Яшел Үзән муниөипаль районы ЗАГС бүлеге Башкарма комитеты белән 600-нче яңа туган бала теркәлгән.
Юбилей бала – Кирилл Никишин 09 июльдә туган, ул Алексей һәм Наталия Никишиннар гаиләсендә беренче бала.
. Зилә һәм Нияз Шиһабиевлар кызларына Азиза дип исем кушты. Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Алсу Шайхутдинова яшь гаиләне котлап гаилә бәхете, иминлек һәм сәламәтлек теләде.