«Сабан туй» Азнакай җире буенча атлый

2018 елның 14 июле, шимбә

Азнакай муниципаль районы Яңа Юл бистәсендә Сабантуй булып узды. Әлеге милли бәйрәмне үткәрү биредә матур традициягә әверелде. Бәйрәм белән тәбрикләп, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин авыл хезмәтчәннәрен, микрорайонның актив халкын билгеләп үтте. Азнакай муниципаль районы башкарма комитет ГХАТ бүлеге мөдире Әлфинур Хәйретдинова җитәкчелегендәге «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы  кызлары бу бәйрәмнән дә читтә калмаганнар, үзләре пешергән милли аш-сулардан өстәл корганнар. Җыелган акчаны хәйрия акция - күп балалы гаиләгә тапшырдылар.

Район күләмендә күп балалы гаиләләргә аеруча игътибар күрсәтелә. Менә бу юлы да  бистәнең иң яшь кешесенә - Җәлилов Раянның ата-анасына, Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлау сүзе һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International