Биектау районы Кече Битаман авыдында яшәүче Мәгъсумова Разия Файзрахман кызы 15 июльдә үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Биектау район башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Шәйдуллин килде.
Разия Магсумова элеккеге Дөбъяз районы Шипшиек авылында туып үскән. Тугыз яшеннән эшкә керешкән. Һәм әйтергә кирәк, аның бөтен хезмәт гомере колхозда эшләп үтте.