2018 елның 17 июль көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты балалары өчен экскурсия узды.
ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова балаларга гражданлык хәле актларын теркәүенең төп төрләре турында сөйләде. Балалар акт китаплары ничек саклануы турында белделәр, туганлык темасына кроссвордлар чиштеләр.
Очрашу ахырында балалар ГХАТ Идарәсе белгечләре белән асфальтта рәсем бәйгесе оештырдылар .