2018 елда 16 июль көнне, Азнакай җирендә, тагын бер бала-Мортазина Лиана җиһанга аваз салды. Төбәк больницаның бала тудыру отделениясендә, Татарстан Республика Азнакай муниципаль район башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тантаналы теркәү оештырды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элфинур Хәйретдинова әти-әнисенә, Ринат белән Гөлнурга беренче баласының, беренче документы – «Туу турында таныклык” һәм Татарстан Республика Президенты Миңнеханов Рөстәм исеменнән Котлау хаты тапшырды. Аның котлауларына башка килгән туган- тумачалар да кушылды.