17 июль көнне Ослан муниципаль районының Кильди авыл җирлегендә Рачковлар гаиләсе Кирилл улы Михаил һәм Иван кызы Аннаның 55 ел бергə гомер итүлəрен тантаналы тɵстə хөрмәтләү булды. Алар тормыш юлы буенча кулга-кул тотынып, бер-берсенә булган мәхәббәтлəрен саклап, хөрмәт белəн кадерләп гомер юлларыннан атлыйлар. Алар тормыш юлларында очраган барлык кыенлыкларга карамастан, гаилəлəрен саклап калалар. Зөбәрҗәт юбилярларның үткəне авыр булсада, алар хөрмәткә лаек, үзлəрен бик бəхетле санап тигез гомер юлын кичерəлəр.
55 ел бергə гомер иткəн юбилярларны, ирле-хатынлы Рачковларны ”Районның хөрмәтле юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,иминлек,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярлар исеменә Кильди авыл җирлеге башлыгы Виктор Бурдин җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды. Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылдылар.