2018 елның 11 августында, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» программасы кысаларында, булачак яшь гаиләләр өчен, психолог белән чираттагы очрашу узды.
2018 елның 11 августында Түбән Кама районы ГХАТ идарәсенең төп залында Бойковлар гаиләсенең "көмеш" туйлары узды
11 август көнне Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә булачак парлар өчен традицион туй инструктажы узды.
Велосипедта йөрүнең кеше сәламәтлеге өчен гаять файдалы булуы хакында табиблар гел искәртеп тора. Ике көпчәкле бу уңайлы транспорт әйләнә-тирә мохиткә дә зыян салмый. Соңгы вакытта бездә дә велосипедта йөрүчеләр һаман күбрәк күзгә чалына. Велоярышка да олысы-кечесе чыккан иде.
Иң олы яшьтәге велосипедчы Салих ага Насыйбуллинга (ул Шәүкәт мәчете имам-хатыйбы) 78 яшь булса, иң бәләкәй спортчы Максим Солдатиков алты яшьтә иде.
Үзенчәлекле саннар тезмәсе булган көннәрдә Чистай Никахлашу сараенда никахлашу тантанасына ихтияҗ зур. Әлеге фактка яшь парлар гына түгел, ә олырак яшьтә никахлашучылар да игътибар итә. 2018 нче елның 8 нче августында да шулай булды. Шәһәрдә яшәүчеләр соравы буенча, бу көндә никахны теркәү тантаналары оештырылды. Бүген дүрт пар никахларын теркәделәр.
2018 елның 10 августында Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1500 бала туу турында акт теркәлде.
23 июль көнне Гайнетдиновлар Ленар Радиф улы һәм Рамилә Радик кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Ясминә исеме кушылды.
Югары Ослан муниципаль районы Борнаш авыл җирлегендә яшəүче ирле-хатынлы Якушевлар гаилəсе Алексей улы Анатолий Алексей кызы Зоя һəм Лавониннар гаилəсе Никанор улы Виктор, Михаил кызы Людмила 55 ел бергә тигез гомер итүләрен, зɵбəрҗəт туйларын билгелəп үттелəр. Бу гаилə 55 ел бергə кулны кулга тотынып тормыш юлыннан атлый.Бер- берсен хөрмəт иткəн, яраткан гаилəлəр генə гомер юлларын тигез һəм матур үтə алалар.
Нәкъ менә 50 ел элек 1968 нче елнын 9 августында Рафик Измәил улы бедән Гафия Абдулла кызы тормыш сукмакларыннан гомергә бергә атлау өчен гаилә коралар.Шушы 5 дистә ел давамында алар бик күп шатлыклы мизгелләр кичерәләр. Әммә тормыш гел бертерле генә бармый, бочулы вакытлар да булгалый. Гаиләнең ныклыгы, ике кешкнең анда үзләренен бзхетле сизеп яшәве – тырышлык нэтиҗэсе. Ирле-хатынлы Хисаметдиновлар фикеренче, иң мөһиме – бер-береңне хөрмәт итү, сабырлык, кадерле кешеңә юл куя белү.
Ел саен үзләрен Гименейның гаилә җепләре белән бәйләргә теләүчеләр, туй көнен билгеләү өчен бәхетле көннәргә “ау” оештыра. Өйләнешергә теләүчеләр арасында бигрәк тә киң таралган булып җиделе һәм сигезле саннары кергән көннәр санала. Бу елның сигезенче августы да искәрмә булмады. Эш көне булуга карамастан, Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан 4 яшь гаилә теркәлде. Август аена 48 гариза кергән.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2018 нче елның 9 август көнне 18 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды.
Шулай ук тантанада Муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары Флера Ивановна Андреева, Үзәк, Автозавод һәм Комсомол УФМС бүлегенең инспектор катнаштылар.
Бәйрәм күтәренке рухта узды.