ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Сарман районы Җәлил бистәсендә яшәүче тыл ветераны Галлямова Хәлимә Абдулла кызына 90 яшь тулды. Аны олы юбилее белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев тәбрикләп, РФ Президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм  истәлек бүләге тапшырды. Хәлимә апаны тәбрикләргә район һәм поселок җитәкчеләре, туганнары, балалары оныклары да килгән иде  алар ветеранга  озын гомер, ныклы сәламәтлек, балалар, оныклар кадер-хөрмәте теләделәр.

9 августа Базарлы Матак авылында яшәүче Бикмухаметова Магирә апага 90 яшен тутырды. Аны   90 яшьлек юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путин телеграммасы тапшырылды. Дәүләт җитәкчесенең котлауларын юбилярга район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов һәм Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин тапшырдылар.Район һәм авыл җитәкчеләре Магирә апага җылы котлауларын, изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләк тапшырдылар.

       Гаилә коруның гомерлеккә булуын күздә тотып, никахларын рәсмиләштерергә теләүче яшь парлар туй көнен билгеләүгә зур игътибар бирә. Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә парлар тантанага кадәр шактый алдан үзләренә ошаган көнне сайлап алу мөмкинлегенә ия.

Ниhаять, Мөслим ГХАТ бүлегендә 100нче бала теркәлде! Муллагалиевлар Айтуган hәм Резеда гаиләсендә ике малайларыннан сон көтеп алынган кыз туды. Матур даталы көнне 2018 елның 8нче августында алар бәбиләренә беренче документ – туу турында таныклык алырга килделәр. Без Муллагалиевлар гаиләсен кызлары туу белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Балаларыгыз сәламәт, тәүфикълы, акыллы булып үссеннэр һәм сезгә hәрвакыт шатлык-бәхетләр генә китереп торсын!


8
август, 2018 ел
чәршәмбе

8 август атна уртасына туры килүгә карамастан Алабуга муниципаль районы ГХАТ бүлегендә 2 яшь пар бу көнне гаиләсенең туган көне итеп сайларга булды.

Без аларга гаилә бәхете телибез, бу матур дата аларга һәрвакыт уңыш алып килсен.

Бу көнне бәхетле парлар – Әхмәтовлар гаиләсе ЗАГСка гаилә туган көнен билгеләргә дип килеп керделәр. 10 ел элек өйләнешкән булган алар. Тимур белән Светлананы ЗАГС бүлеге белгечләре юбилей белән котлады. Аларга таныклык тапшырылды, бик күп матур теләкләр әйтелде.

Ел саен үзләрен Гименейның гаилә җепләре белән бәйләргә теләүчеләр, туй көнен билгеләү өчен бәхетле көннәргә “ау” оештыра. Өйләнешергә теләүчеләр арасында бигрәк тә киң таралган булып җиделе һәм сигезле саннары кергән көннәр санала. Бу елның сигезенче августы да искәрмә булмады. Эш көне булуга карамастан, Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан 4 яшь гаилә теркәлде. Август аена 48 гариза кергән.

      Матур дата 08.08.2018  өч  гашыйк парларнын йөрәкләрен  берләштерде. Ә Александр һәм Валентина никахлары  100 номер астында беркетелде. Барлык өйләнешүчеләрне яңа гаилә тезүләре белән котлыйбыз. Аларга озын гомер, бәхетле тормыш, үзара аңлашу һәм уңышлар телибез.

            Бүген, 08.08.2018 Әлки районнында яңа гаилә туды. Ул Анна белән Сергей Журавлевлар гаиләсе. Бу көнне яшлэр очраклы рәвештә билгеләмәделәр, чинки бу дата хәрбер кешенен хәтерендә калатырган һәм бәхетле сан диеп санала. Сергей Элки районын Түбән Кәчи авылынан Аннаны ерак Чүпрәле районнынан сайлап алды. Яшлэрне яңа гаилә төзүләре белән котлыйбыз, гомерлек һәм тигез мәхәббәт телибез.

 

Тукай районы ЗАГС бүлеге 50ел бергә гомер итүче Богаповлар гаиләсен алтын туйлары белән котлап үтте. Бу тату гаилә Иске Җиркле авылында гомер кичерә.

Рәис Абдулович күп еллар машина йортүче булып эшләсә Равилә Хөсәеновна баш хисапчы эшен башкарган. Тырыш, матур гаилә 3 бала үстереп хәзер оныкларына куанып яшиләр. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре бәйрәм уңаеннан үзләренең җылы теләкләрен, истәлекле бүләкләр тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International