"Матур йола" датасында – 2018 елның 8 августында– Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә 16 пар никахларын теркәгән.
2018 нче елның 6 нчы августында Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлеге белгечләре “Бизнес-класс” эшмәкәрлек күнекмәләрен үстерү программасында катнаштылар. Бизнес- модельләштерү, базар һәм кулланучының үз-үзен тотышын өйрәнү, маркетинг һәм интернет-маркетинг, сату һәм сервиз белән идарә итү, финанс грамоталылыгы нигезләре буенча белем алдылар. Уку ахырында белгечләргә курсны үтү турында сертификат тапшырылды.
Бүген Югары Шепкә авылында яшәүче Зәйтүнә апа Нуриева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны олуг юбилее белән котларга район башлыгы Разиф Кәримов килде. Район башлыгы Зәйтүнә әбигә тыныч-имин көннәр теләп, Россия Федерациясе Президенты котлавын, район хакимияте исеменнән бүләк тапшырды.
Надеждино авылы күп функцияле узәк, бу көнне балала тавышыннан, җыр тавышыннан шау-гөр килеп торды. Балалар мәданчыгы ачылу уңаеннан оештырылган тантана, төрле уеннар, җыр-бию белән дәвам итте. Авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева елдан-ел балалар саны артуын, авыл җирлегендә балар тавышы тынмасын дигән теләкләрен җиткерде.
Арча районы Көек авылында яшәүче Флера апа һәм Тәлгать абый Сафиевларның икесенә дә 80 яшь тулды. Туган нигездә тигез гомер итүче әти-әниең булу һәм аларның ялгыз булмавы – балалар өчен зур бәхет. Сафиевларның балалары бу яктан бик бәхетле.
Флера апа күрше Төрнәле авылында туып-үскән кыз. 10 сыйныфны тәмамлагач “Известия” колхозында 34 ел сыер сава ул. Тәлгать абый Көек авылыннан. Үрнәктә механизаторлыкка укый, тракторда эшли. Аннан бригадир булып хезмәт куя.
2018 елның август аенда Буа шәһәрендә Үзәк ял итү мәйданында беренче тапкыр “Сиртмәле арба” тантанасы узды.
Ярминкәгә 2 меңләп артык кеше товарларын алып килде, 860-һөнәрчеләр. Алар Россиянең бар төбәкләреннән, Литва, Белоруссия, Украинадан.
Чаң кагучылар фестиваленә Мәскәү, Пермь, Сочи, Тверь, Волгаград, Владимир, Челәбе өлкәләреннән килгәннәр. Популяр белорусь егетләре “Песняры” ансамбеле концертын тыңларга да бик күп кеше җыелган иде.
ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Спасс ярминкәсенә, һәрвакыттагыча, бик теләп катнаштылар.
Яшел Үзәндә никахлашу тантанасы бинасы янына яшь парлар янгын сүндерү автомобильдә килделәр. Шундый гадәти булмаган ысул белән 52 нче янгын өлеше хезмәткәре Алексей Доронин өйләнергә булды.
Бу тантаналы көнне кияүгә ярдәм итәргә аның хезмәттәшләре килделәр. 52 нче янгын өлеше янгын сүндерүчеләре дусларын мөһим вакыйгасы белән котладылар һәм традицион «кәләшне сатып алу»да катнаштылар.
2018 елның 5 август көнендә, Арча муниципаль районында Вафиннар гаиләсенең мәрҗән туйлары расланды. Фәрит Хәеровичка, гаилә башлыгы буларак, “Мәрҗән туй” таныклыгы, истәлекле бүләк тапшырылды. Юбилярлар тырыш хезмәләре, гади булулары белән зур ихтирамга лаек, үз үрнәкләрендә балаларын да шунный ук тырыш, эш сөючән, кешелекле итеп тәрбияләгәннәр.
5 августта Кайбыч районы Ульянково авылында тантаналы рәвештә узара салым программасы буенча тозелгән балалар мәйданчыгы ачылды.
Кояш кыздыруга карамастан, таулар, таган, турниклар барлыкка килгән Ульянково авыл үзәгенә яше-карты агылды, чөнки биредэ тантаналы рәвештә узара салым программасы буенча тозелгән балалар мәйданчыгы ачылды.