Чистай районы ЗАГС бүлеге белгечләре яңа күнекмәләрне үзләштерделәр

2018 елның 7 августы, сишәмбе

2018 нче елның 6 нчы августында Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлеге белгечләре “Бизнес-класс” эшмәкәрлек күнекмәләрен үстерү программасында катнаштылар. Бизнес- модельләштерү,  базар  һәм кулланучының үз-үзен  тотышын өйрәнү, маркетинг һәм интернет-маркетинг, сату һәм сервиз белән идарә итү, финанс грамоталылыгы нигезләре буенча белем алдылар. Уку ахырында белгечләргә курсны үтү турында сертификат тапшырылды.

Белгечләрнең төрле томыш эшчәнлеге сфералары буенча яңа белем һәм күнекмәләр алуы - бүлекнең клиентлар белән нәтиҗәле эшләүнең нигезе,  юридик документлар белән эшләү генә түгел, ә гаилә һәм әхлакый кыйммәтләргә, сәламәт тормыш рәвешенә, гаиләне  планлаштыруга, сәламәт балалар тудыруга һәм аларны дөрес тәрбия бирүгә багышланган төрле чаралар  үткәргәндә кызыклы әңгәмәдәшче булу да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International