50 ел бергә

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Арча районы Көек авылында яшәүче Флера апа һәм Тәлгать абый Сафиевларның икесенә дә 80 яшь тулды. Туган нигездә тигез гомер итүче әти-әниең булу һәм аларның ялгыз булмавы – балалар өчен зур бәхет. Сафиевларның балалары бу яктан бик бәхетле.

Флера апа күрше Төрнәле авылында туып-үскән кыз. 10 сыйныфны тәмамлагач “Известия” колхозында 34 ел сыер сава ул. Тәлгать абый Көек авылыннан. Үрнәктә механизаторлыкка укый, тракторда эшли. Аннан бригадир булып хезмәт куя.

Флера апа ире Тәлгать абый белән 50 ел бергә гомер итәләр. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә оныклары бар. Бүген күзләре күргәнгә, аяклары йөргәнгә, гомумән, тормыштан канәгать алар. Иң зур теләкләре — балаларының бәхетле булуы.

Флера апа белән Тәлгать абыйга тигезлек һәм балалар бәхете белән яшәргә язсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International