Шәһәрнең барлык хезмәт коллективлары бизәлгән бәйрәм парады белән, чара үткәрелә торган Локомотив стадионына килделәр. Гражданлык хәле актларын теркәү оешмасы үзенең “ Гаилә” блогын тәкъдим итте. Парадта ак шарлар белән юбилей елында язылышкан парлар,коляскалы әниләр, юбилярлар һәм гражданлык хәле актларын теркәү хезмәткәрләре үзләре катнашты.
Бәйрәмдә Әгерҗе районы башлыгы Макаров Валерий Владимирович гаилә коруларынын 40, 50, еллык юбилейларын билгеләп үтүче парларга Рәхмәт хаты , истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.
Теләче гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә ел башыннан барлыгы 60 бала теркәлгән.
Беренче тапкыр әни булучыларның саны 16 га тигез. Сабыйларның 23е гаиләдә – икенче, 15е – өченче, 6 сы дүртенче хәм күбрәк бала булып дөньяга килгән. Туган нәниләрнең 31 ы малай, 29 ы кыз. Әти-әниләр тарафыннан ешрак кушылучы исемнәр: Аяз, Рамазан, Ибраһим, Алинә, Әминә, Мәдинә. Сирәк исемнәр: Ләлә, Сөмбел, Бәшир, Габдулла.
2018 елның 4 август көнендә Гәптерәүф Гәптерәхман улы һәм Мәрьямбану Нургазиз кызы Шамардановлар гаиләсенең тормыш башлап яшәүләренә 50 ел тулу уңаен - "Алтын туйларын" бигәләп үттеләр. Инде күптән билгеле булган гореф-гадәт буенча аларның исеме Лениногорск районының гаилә тормышы юбилярлары почет кенәгәсенә кертелде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигаләмова исеменнән юбилей таныклыгы тапшырылды.
2018 елның 4 август көнендә никахлашу Сараенда, «Юнона» Булачак гаилә мәктәбе» проекты кысаларында, киләчәк яшь парлар өчен психолог белән чираттагы консультация узды.
Чистай шәһәре өчен 3 нче август төрле чараларга бай көн булды. Шәһәрнең ике микрорайонында берьюлы гаиләгә багышланган массакүләм бәйрәмнәр үтте.
Бәйрәм Чистай шәһәренең Скарятин бакчасындагы “Ротонда” залында Захаров В.А. һәм Гыймалетдинова Г.З. ның тантаналы рәвештә никахларын теркәүдән башланып китте. Шәһәр халкы әлеге тантананың шаһитлары булдылар һәм яшь өйләнүчеләргә бәхетле гаилә тормышы теләделәр.
3 августта Алабуга ЗАГС бүлегендә 300 нче парның өйләнешү тантанасы булып узды. Матур, бәхетле Владислав белән Алина өчен 3ле саны талисман булсын, бәхетле гаилә булсыннар.
Тукай районы Колыш авылының Тельман урамында гаилә бәйрәме узды.Табигатнең иң гүзәл почмагында урнашкан авылда, ачык һавада 50елдан артык бергә яшәгән гаилә парлары-Гарифуллинар, Мөҗәһитовлар, Бәшәровлар, Зөлфакаровлар, Бәйрәмовлар, Хаҗиевлар гаиләләре җыелды. ”Беребез өчен беребез кирәк” дип исемләнгән тантананың иң хөрмәткә лаеклы пары 65 ел бергә яшәүче Шәйхелгәрәевлар гаиләсе иде. Тукай районы ГХАТ бүлеге барлык парларга үзенең җылы теләкләрен җиткерде, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
2 август көнне Бөгелмә районының никахларны теркәү сарае бинасы каршындагы мәйданында хатын-кызлар нәфислеге флешмобы үтте. Чарада 500дән артык кеше катнашты.Бәйрәм катнашучының үзәк яр буеннан тантаналы үтүе белән башланып китте. Чараның актив катнашучылары – үзенчәлекле образда бизәлгән коляскалар этеп баручы гүзәл гаилә парлары.
2018 нче елның 2 августында Биектау ГХАТ бүлеге бу елда 222нче булып теркәлгэн баланың әти-әнилэрен, Валиев Ильяс Рафинат улы белэн Айсылу Фәнис кызы гаиләсен котлады. 2018нче елның 28 июлендә туган кызга Азалия дигән матур исем кушылды.
222 санында яшерен мөмкинлекләр һәм тигезлек элементлары чагылыш таба. Бу саннарны кушкач гади 6 саны килеп чыга,ә 6 саны үз чиратында ,конфликтларсыз,гаугасыз идеаль гаилә символы булып тора.
2018 елда июль аенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 272 яңа туган сабый теркәлгән.