ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2018 ел
җомга

 Баулыда яшәүче  Мөхәрамә Вәлиева 90 яшьлеген билгеләп үтте. Традиция буенча юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина өенә килеп котлады,  чәчәк бәйләме тапшырды һәм ил президенты котлавын  укып узды. Мухарама апа  бу сүзләрне бик зур игътибар белән тыңлады, хәтта күңеле тулып китте.

3 августа Базарлы Матак авылында яшәүче Гимадиева Зәкия Вазых кызы 90 яшен тутырды. Аны   90 яшьлек юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путин телеграммасы тапшырылды. Дәүләт җитәкчесенең котлауларын юбилярга район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов һәм Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин тапшырдылар.Район һәм авыл җитәкчеләре Зәкия апага җылы котлауларын, изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләк тапшырдылар.


2
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Мәдинә Зиннуровна кышын Алабугада яши, җәен-авылга кайта. Яшьлеге авыр сугыш елларына туры килгән аның. Колхозда авыр физик хезмәт белән шөгельләнгән. 4 бала тәрбияләп үстергән.

 

    Аны президент Владимир Путин исеменнән олы юбилее белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расыйх Закирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Нияз Нурмөхәммәтов, якыннары, туганнары килгән иде. Һәркайсы аңа исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренен матур теләкләрен җиткерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

2 августта Алабугада Мешковлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте. Владимир Михайлович белән Надежда Георгиевнашатлыклы да, кайгыны да бергә кичергәннәр. Балалары, оныклары да гаилә гореф-гадәтләрен дәвам итсеннәр, үрнәк гаилә булып яшәсеннәр.

1 август аенда Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә инде менә тугызынчы пар игезәк балалар тууы рәсми рәвештә теркәлде. Ленар Инзир улы белән Айгөл Булат кызы Бигмановлар гаиләсен шушы искиткеч, тантаналы һәм үзенчәлекле вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз!

Июль аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 44 сабый теркәлде: 20-малай һәм 24 кыз. Шуларның 14 гаиләдә  беренче бала, 17 – икенче, 11 -  өченче, 1-дүртенче, 1- алтынчы  бала булып туган.

Бу айның иң популыр исемнәре  Осман, Тамерлан, Әминә, Алинә, Арина булды.

Иң яшь анага – 21 яшь, иң яшь әтигә  ­­24 яшь,  иң өлкән анага 42  һәм  иң өлкән әтигә  48 яшь.

2018 елның эссе июль аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 178 пар үз гаилә берлеген  төзеделәр. Күпчелек туйлар тантаналы рәвештә узды.

Ә гаиләдә бала туу – ул иң көтелгән һәм шатлыклы вакыйга.

2018 елның 2 августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Игезәкләр парады - 2018» дә катнашкан  иң кечкенә катнашучыларны  – Хабибуллин Самир һәм Самираны котлау тантанасы узды.

Гаилә өчен бала туудан да мөһимрәк вакыйга юктыр. Сабый туу белән гаиләдә мәхәббәт, бәхет, шатлык арта. Лаеш районы Лаеш шәһәрендә 150-нче сабый туу теркәлде.

Гаилә башлыгы Артур Ринат улына  Валеев Адельга туу турында таныклык һәм фотоальбом тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International