Июль аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 44 сабый теркәлде

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

Июль аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 44 сабый теркәлде: 20-малай һәм 24 кыз. Шуларның 14 гаиләдә  беренче бала, 17 – икенче, 11 -  өченче, 1-дүртенче, 1- алтынчы  бала булып туган.

Бу айның иң популыр исемнәре  Осман, Тамерлан, Әминә, Алинә, Арина булды.

Иң яшь анага – 21 яшь, иң яшь әтигә  ­­24 яшь,  иң өлкән анага 42  һәм  иң өлкән әтигә  48 яшь.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 23 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр.  Иң яшь каләшкә 19, ә иң яшь кияүгә 23 яшь, иң олы кияүгә 61 һәм иң олы кәләшкә – 62 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International