Әлмәт шәһәренең июль ае нәтиҗәләре

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

2018 елның эссе июль аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 178 пар үз гаилә берлеген  төзеделәр. Күпчелек туйлар тантаналы рәвештә узды.

Ә гаиләдә бала туу – ул иң көтелгән һәм шатлыклы вакыйга.

Әлмәт шәһәрендә узган айда 217 бала дөньяга килде. Алар арасында 105 малай һәм 112 кыз. Баланың минималь авырлыгы 1340 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 4654 гр. Иң яшь әни - 19 яшьлек, иң  өлкәне - 43 яшьтә, иң яшь әти - 22 яшьлек, ә иң өлкәненә - 40 яшь. Бу айның популяр бала исемнәре - Әминә, Елизавета, Сафина, Сафия, Ясмина, Артем, Данил, Матвей, Радмир, Тимур. Сирәк исемнәр арасында Адриана, Алана, Даляна, Сальма, Эллария, Ансар, Камал, Рагнар, Ренард, Эмин исемнәре булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International