Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Игезәкләр парадында» иң кечкенә катнашучыларны котладылар

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

      2018 елның 2 августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Игезәкләр парады - 2018» дә катнашкан  иң кечкенә катнашучыларны  – Хабибуллин Самир һәм Самираны котлау тантанасы узды.

    Парад «Гаилә бәхете формула» фестивале кысаларында «Гаилә» шәһәр паркында узды. Хабибуллиннар «Иң кечкенә катнашучылар» номинациясендә җиңүче булдылар.

    ГХАТ Идарәсе белгечләре гаиләне беренче җиңүләре белән котладылар, шатлык, ныклы сәламәтлек теләп, Диплом һәм бүләк сертификатлары тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International