2018 нче елның 4 августында Әгерҗе шәһәре 80 еллык юбилеен билгелэп үтте

2018 елның 4 августы, шимбә

Шәһәрнең барлык хезмәт коллективлары бизәлгән бәйрәм парады белән, чара үткәрелә торган Локомотив стадионына килделәр.  Гражданлык хәле актларын теркәү оешмасы үзенең “ Гаилә” блогын тәкъдим итте. Парадта ак шарлар белән юбилей елында язылышкан парлар,коляскалы әниләр, юбилярлар һәм гражданлык хәле актларын теркәү хезмәткәрләре үзләре катнашты. 

Бәйрәмдә Әгерҗе районы башлыгы Макаров Валерий Владимирович гаилә коруларынын 40, 50, еллык юбилейларын билгеләп үтүче парларга Рәхмәт хаты , истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International