Лениногорск районында Алтын юбилей

2018 елның 4 августы, шимбә

2018 елның 4 август көнендә Гәптерәүф Гәптерәхман улы һәм Мәрьямбану Нургазиз кызы Шамардановлар гаиләсенең тормыш башлап яшәүләренә 50 ел тулу уңаен - "Алтын туйларын" бигәләп үттеләр. Инде күптән билгеле булган гореф-гадәт буенча аларның исеме Лениногорск районының гаилә тормышы юбилярлары почет кенәгәсенә кертелде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигаләмова исеменнән юбилей таныклыгы тапшырылды.

Бүгенге көндә алар күңелләре белән яшь. Сезнең бер-берегезгә булган хисләрегез гомер юлыгызда бары бәхет һәм көч кенә биреп килсен. Без чын күңелдән Шамардановлар гаиләсен "Алтын туйлары" белән котлыйбыз, исәнлек-саулык, озын, тигез тормыш һәм иминлек телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International