Чистай шәһәре өчен 3 нче август төрле чараларга бай көн булды. Шәһәрнең ике микрорайонында берьюлы гаиләгә багышланган массакүләм бәйрәмнәр үтте.
Бәйрәм Чистай шәһәренең Скарятин бакчасындагы “Ротонда” залында Захаров В.А. һәм Гыймалетдинова Г.З. ның тантаналы рәвештә никахларын теркәүдән башланып китте. Шәһәр халкы әлеге тантананың шаһитлары булдылар һәм яшь өйләнүчеләргә бәхетле гаилә тормышы теләделәр.
Мебель фабрикасы шәһәрчегендә урнашкан Мәхәббәт һәм татулык скверында кеше бигрәк тә күп иде.Балаларның шат тавышлары күңелле көй һәм көчле алкышлар белән чиратлашты, чөнки биредә гаилә тормышы символы буларак чәчәкләр бәйрәме оештырылды. Әлеге бәйрәм гадәткә кергән инде, ул быел дүртенче тапкыр үткәрелә. Оештыручы буларак, шәһәрчекнең территориаль иҗтимагый үзидарәсе шәһәр халкын быел да гаҗәпләндерде. Чарага бик күп кеше чакырылган иде, аларның һәрберсе шәһәр халкы өчен истә калырлык эш башкарды. Шәһәр җитәкчесе урынбасары М.И. Ксенофонтов барысын да бәйрәм белән котлады, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе” муниципаль казна учреждениесе җитәкчесе Г.А.Набиуллин белән берлектә булачак беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырдылар. Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Җәләлова Д.Н. Виктор Васильевич һәм Любовь Геннадиевна Нуждиннар гаиләсен топаз юбилейлары белән котлады һәм әлеге күпләргә үрнәк булырлык гаиләгә истәлекле бүләкләр тапшырды.
Артистларның һәм шәһәр халкының концерт номерлары бәйрәмнең бизәге булдылар. Тамашачыларның сокланучан елмаюларына һәм алкышларына караганда, бәйрәм бик күңелле узды.