Бүген Югары Шепкә авылында яшәүче Зәйтүнә апа Нуриева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны олуг юбилее белән котларга район башлыгы Разиф Кәримов килде. Район башлыгы Зәйтүнә әбигә тыныч-имин көннәр теләп, Россия Федерациясе Президенты котлавын, район хакимияте исеменнән бүләк тапшырды. Юбилярны котларга шулай ук Югары Шепкә авыл җирлеге башлыгы Айрат Ишмәтов, район мәдәният идарәсе каршында эшләүче автоклуб артистлары, балалары, оныклары, күршеләре җыелды. Бүгенге көндә ветеран тормышка сөенеп, шөкер итеп, кече кызы тәрбиясендә яши. Аның 7 оныгы, 14 оныкчыгы да үсеп килә.