Ел саен үзләрен Гименейның гаилә җепләре белән бәйләргә теләүчеләр, туй көнен билгеләү өчен бәхетле көннәргә “ау” оештыра. Өйләнешергә теләүчеләр арасында бигрәк тә киң таралган булып җиделе һәм сигезле саннары кергән көннәр санала. Бу елның сигезенче августы да искәрмә булмады. Эш көне булуга карамастан, Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан 4 яшь гаилә теркәлде. Август аена 48 гариза кергән.