Сарман районы Җәлил бистәсендә яшәүче тыл ветераны Галлямова Хәлимә Абдулла кызына 90 яшь тулды. Аны олы юбилее белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев тәбрикләп, РФ Президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм истәлек бүләге тапшырды. Хәлимә апаны тәбрикләргә район һәм поселок җитәкчеләре, туганнары, балалары оныклары да килгән иде алар ветеранга озын гомер, ныклы сәламәтлек, балалар, оныклар кадер-хөрмәте теләделәр.