Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә бәхетле дата

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

       Гаилә коруның гомерлеккә булуын күздә тотып, никахларын рәсмиләштерергә теләүче яшь парлар туй көнен билгеләүгә зур игътибар бирә. Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә парлар тантанага кадәр шактый алдан үзләренә ошаган көнне сайлап алу мөмкинлегенә ия.

      08.08.18 көне 2018 елда гаилә коручылар өчен популярлык казанган дата. Сигезле саны – әйләндерелгән иксез-чиксезлек, ә биредә алар өчәү. Гашыйклар нәкъ менә бу датаның ныклы гаилә корырга ярдәм итүенә ышаналар. Бу көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 7 гаилә пары теркәлде. Без яшьләргә бәхетле гаилә тормышы телибез. Бәхет туй көне өчен билгеләнгән матур датага гына бәйле түгеллеген, аның  өчен түземле, аңлаучан булу һәм ярату да кирәк икәнен аңларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International