Гаилә корырга теләүчеләр бәхетле сигезлеләрдән торган көннәргә язылып куя

2018 елның 10 августы, җомга

Ел саен үзләрен Гименейның гаилә җепләре белән бәйләргә теләүчеләр, туй көнен билгеләү өчен бәхетле көннәргә “ау” оештыра. Өйләнешергә теләүчеләр арасында бигрәк тә киң таралган булып җиделе һәм сигезле саннары кергән көннәр санала. Бу елның сигезенче августы да искәрмә булмады. Эш көне булуга карамастан, Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан 4 яшь гаилә теркәлде. Август аена 48 гариза кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International