Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсендә булачак гаиләләр өчен, психолог белән дәрес

2018 елның 11 августы, шимбә

     2018 елның 11 августында, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Булачак гаилә мәктәбе «Юнона» программасы кысаларында, булачак яшь гаиләләр өчен, психолог белән чираттагы очрашу узды.

    «Эйдос» психологик-педагогик ярдәм үзәге директоры Екатерина Юртаева кәләшләр һәм кияүләр белән гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында, ир белән хатын арасында аларның психик роле нинди булуын сөйләде. Психолог шулай ук игътибарын «гаиләдә мораль көч куллануга» юнәлдерде.

     Очрашу ахырында булачак гаиләләр сынау күнегүләре уздылар, темпераментларын билгеләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International