Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә "Көмеш" туй

2018 елның 11 августы, шимбә

       2018 елның 11 августында Түбән Кама районы ГХАТ идарәсенең төп залында  Бойковлар гаиләсенең "көмеш" туйлары узды. Нәкъ егерме биш ел элек Родион Анатольевич һәм Ольга Владимировна Түбән Кама шәһәрендә шәхси имзалары белән никахларын теркәгәннәр.

    Шундый шатлыклы көнне никахлашу Сараенда юбилярларның барлык туганнары, якыннары, дуслары һәм коллегалары җыелды.

    Идарә белгечләре Родион Анатольевич һәм Ольга Владимировнага ак бәхет, ныклы сәламәтлек, иминлек теләделәр, ГХАТ идарәсе Мактаулы актын тапшырдылар.  Шулай ук юбилярларның исемнәре Түбән Кама ГХАТ идарәсенең Мактау Китабына кертелде.

    Бәхетле ата-ана бергә өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бойковлар гаиләсенең девизы -  бер-бербереңә ярдәм итеп, ышанычлы терәк булу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International