Үзенчәлекле саннар тезмәсе булган көннәрдә Чистай Никахлашу сараенда никахлашу тантанасына ихтияҗ зур. Әлеге фактка яшь парлар гына түгел, ә олырак яшьтә никахлашучылар да игътибар итә. 2018 нче елның 8 нче августында да шулай булды. Шәһәрдә яшәүчеләр соравы буенча, бу көндә никахны теркәү тантаналары оештырылды. Бүген дүрт пар никахларын теркәделәр.
Нәкъ шул көндә никахны теркәргә теләү барлык диннәрдә дә сигезле санының изге сан булып саналуындадыр, мөгаен. Бигрәк тә борынгы славяннарда шулай. Алла сигезле формасында гәүдәләнә һәм өч санның бергә туры килүе “Алланың кешедә беленүе” дип аңлаталар дин әһелләре.
Шундый чаралар Чистай муниципаль районында никахлашулар саны артуга китерә, димәк, демографик кризисның чишелүе өчен бер чара да булып тора.