Югары Ослан муниципаль районы Борнаш авыл җирлегендә яшəүче ирле-хатынлы Якушевлар гаилəсе Алексей улы Анатолий Алексей кызы Зоя һəм Лавониннар гаилəсе Никанор улы Виктор, Михаил кызы Людмила 55 ел бергә тигез гомер итүләрен, зɵбəрҗəт туйларын билгелəп үттелəр. Бу гаилə 55 ел бергə кулны кулга тотынып тормыш юлыннан атлый.Бер- берсен хөрмəт иткəн, яраткан гаилəлəр генə гомер юлларын тигез һəм матур үтə алалар.Һәр гаиләнең үз тарихы бик кызыклы һәм башкаларга үрнәк була ала. Юбилярлар ничек бер-берсе белән танышуларын,туй уздыруларын,балалар үстерүләрен искә төшерделәр. Бу гаиләләр башкалар өчендә үрнәк булып торалар.
Зөбәрҗәт юбилярларның үткəне авыр булсада, алар хөрмәткә лаек, үзлəрен бик бəхетле санап тигез гомер юлын кичерəлəр.
55 ел бергә гомер иткән юбилярларны”Районның хөрмәтле юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның истәлекле бүләген тапшырды.Юбилярлар исеменә Борнаш авыл җирлеге башлыгы Сергей Бурукин җылы сүзләрен әйтеп бүләк тапшырды.