Әлки районында “Сәламәт киләчәк өчен” дигән девиз астында велосипедта ярышлар үткәрелде

2018 елның 10 августы, җомга

Велосипедта йөрүнең кеше сәламәтлеге өчен гаять файдалы булуы хакында табиблар гел искәртеп тора. Ике көпчәкле  бу уңайлы транспорт әйләнә-тирә мохиткә дә зыян салмый. Соңгы вакытта бездә дә велосипедта йөрүчеләр һаман күбрәк күзгә чалына. Велоярышка да олысы-кечесе чыккан иде. 
Иң олы яшьтәге велосипедчы Салих ага Насыйбуллинга (ул Шәүкәт мәчете имам-хатыйбы) 78 яшь булса, иң бәләкәй спортчы Максим Солдатиков алты яшьтә иде. 
Ярышларга бөтен гаиләләре белән килүчеләр дә булды. Әйтик, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов стартка хатыны Ләлә белән басты. Ә Станислав Архипов улы Лев белән узыштылар. ГХТА бүлеге  җитәкчес Энҗе Халиуллина абыйсы белән катнашты.Велоузышта катнашучыларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Ул велосипедчыларга уңышлар юллады, иң көчлеләрнең җиңүен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International