ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2018 ел
якшәмбе

25 август көнне Мамадыш шәһәренең җирле ресторанында матур традициягә әйләнгән орашу узды. Район башлыгы Анатолий иванов һәм аның тормыш иптәше Маргарита ханым районыбыз иң күркәм һәм иэ хөрмәтле 35 парын хөрмәтләделәр.

2018 нче елның 25 нче августы Мамадыш районы ГХАТ бүлеге тарихында мәңгегә истә калачак. Бу көнне шәһәребездә беренче тапкыр һәм массакүләм ком тантанасы узды.

Яшь парлар парадында катнашкан парлар бәйрәм кунакларын һәм район хакимиятен җылы теләкләр һәм рәхмәт сүзләре белән каршы алды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Айгөл Мәсхутовна сәләмләүдән соң ком тантанасын башлады. Тантанада катнашкан кечкенә молаем фәрештәләр, сабын куыкларыннан тылсымлы шоу - бәйрәм рухын югары дәрәҗәгә күтәрделәр.

Бар халык  Республика көнен, Белем көнен, шәһәр көнен, нефтьчеләр көнен бәйрәм иткәндә Баулы муниципаль районында 14 яше тулган  7 яшүсмергә  тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды.  Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Хөснуллина Илмира Илдус кызы һәр баланы җылы котлап паспортлар тапшырды.

 


25
август, 2018 ел
шимбә

Шәһәр көне – мамадышлыларның иң яраткан көннәренең берсе. Чөнки бу көндә барлык мәшәкәтьләрне артка куеп, гаиләң белән җыелышып чын күңелдән ял итергә була. Быел бу көн 25 нче августка туры килде.

  Быел да район җитәкчелеге һәм оештыручылар бик күркәм һәм истә калырлык программа әзерләгәннәр. Бәйрәм көненең иң гүзәл һәм күңелне җилкетерлек өлеше – быел язылышкан парлар парады булды.

25 август көнне баулылылар  шәһәр көнен һәм нефтьчеләр көнен билгеләр үттеләр. Иртәдән үк үзәк мәйданда җырлар яңгырады, төрле фестивальләр бер-берсен алмаштырды. Тантана башланыр алдыннан Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин декоратив-гамәли сәнгать   күргәзмәсен, «Минем Баулы шәһәрем» чәчәк композицияләрен,  самовар һәм чәй өстәле фестивален карады һәм   сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

         2018 елның 25 август көнендә никахлашу Сараенда, «Юнона» Булачак гаилә мәктәбе» проекты кысаларында, киләчәк яшь парлар өчен психолог белән чираттагы консультация узды.

       Актүбә бистәсенең Паркында тантаналы hәм бәйрәм чара белән Татарстан Республика көне, нефтьчеләр көне hәм бистә көне билгеләнеп үтте. Актүбәлеләргә hәм килгән барлык кунакларга үз куллары белән эшләнгән күргәзмәләр, чәчәкләрдән, яшелчә җимешләрдән эшләнгән композициялар игътибарга куелды. Бәйрәмдә алдынгы hәм хезмәт кешеләрне хөрмәтләделәр.

 Минзәлә районы өчен август ае юбиляларга бай ай булды. Шушы көннәрдә Гөлек авылында яшәүче Мофаккиха апа Камалова да 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мофаккиха апа Минзәлә районы Хуҗамәт авылында туып үсә. 7 сыйныф белем алганнан соң, ул Минзәлә педагогия училищесына укырга керә һәм бөтен тормышын укытучы хөнәренә багышлый. Укуны тәмамлагач та ул Югары Тәкермән авыл мәктәбендә эшли башлый, 1948 елны Гөлек авылына эшкә күчә. 1951 елны авылның уңган егете Миннезәеткә кияүгә чыга. Алар бергәләп 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Мофаккиха апаның 6 оныгы, 4 оныкчыгы бар.


24
август, 2018 ел
җомга

Җәйге каникул сизелмичә узып та китте-бөтен бала-чага мәктәпкә барырга җыена.

Бугенге көндә баланы мәктәпкә җыю җиңел эш тугел. Яңа уку елы шатлыклы вакыйгага әйләнсен өчен балаларга мәктәп кирәк-яраклары  алып бирергә кирәк.

   ЗАГС бүлегендә эшләүче хезмәткәрләрнең балалары Полина һәм Кирага мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды, бу акция яңа уку елы алдыннан балаларның күңелләрен күтәреп җибәрер.

       24 август көнне Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы  Урыссу бистәсендә  2018 елның 3 июль көнендә дөньяга килгән  Хафизов Рамазан Марат улына 100-нче сан астында булган  туу турында таныклык һәм бүләк тапшырылды. Бу матур, бәхетле гаиләне   районның  ГХАТ бүлегенә чакырдылар һәм бүлек хезмәткәрләре алар өчен онтылмаслык бәйрәм ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International