Актүбә бистәсендә зур тантана

2018 елның 25 августы, шимбә

       Актүбә бистәсенең Паркында тантаналы hәм бәйрәм чара белән Татарстан Республика көне, нефтьчеләр көне hәм бистә көне билгеләнеп үтте. Актүбәлеләргә hәм килгән барлык кунакларга үз куллары белән эшләнгән күргәзмәләр, чәчәкләрдән, яшелчә җимешләрдән эшләнгән композициялар игътибарга куелды. Бәйрәмдә алдынгы hәм хезмәт кешеләрне хөрмәтләделәр.

Бәйрәмдә иң матур мизгел яшь парлар котлаувы булды. Бәйрәмне җиде бәхетле пар бизәде – Вадим hәм Эльвира Никитиннар, Ирек hәм Светлана Хәлиуллинлар, Альберт hәм Әделә  Галеевлар, Рәмис hәм Кристина Гимаевлар, Рәшит hәм Язиля Мөхәметгалеевлар, Рәнис hәм Алия Шәйсолтановлар, Дмитрий hәм Александра Поляшенко.

Бистәнең горурлыгы - күп балалы гаиләләр. Яңарак, 17 августта Валерий Минҗаһит улы hәм Ольга Иван кызы Гариповлар гаиләсендә  бишенче бала  булып   кызы  Инга туды.

Азнакай муниципаль районы  башлыгы Шәйдуллин Марсель Зөфәр улы hәм Актүбә бистәсенең башлыгы Галеева Роза Алмас кызы яшь парларны hәм күп балалы гаиләләрне котлады.

Бәйрәм бик матур  концерт номерлары белән үрелеп, ямьле үтте . Чара бәйрәм салюты белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International