Баулыда шәһәр көне

2018 елның 25 августы, шимбә

25 август көнне баулылылар  шәһәр көнен һәм нефтьчеләр көнен билгеләр үттеләр. Иртәдән үк үзәк мәйданда җырлар яңгырады, төрле фестивальләр бер-берсен алмаштырды. Тантана башланыр алдыннан Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин декоратив-гамәли сәнгать   күргәзмәсен, «Минем Баулы шәһәрем» чәчәк композицияләрен,  самовар һәм чәй өстәле фестивален карады һәм   сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

ЗАГС бүлегендә бәйрәм көнендә өч яшь парның никахы тантаналы рәвештә теркәлде. Өйләнешүчеләр Илдар һәм Гүзәл Фазуллиннарны, Рөстәм һәм Яна Аюповларны, Ильвер һәм Зилә Ямалеевларны  Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча  урынбасары Илмира Хөснуллина котлады һәм район Башлыгы исеменнән котлау адреслары, бүләкләр,  чәчәкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International