2018 елның 24августында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Гана Республикасы гражданы Джошуа Буер Пуплампу һәм бөгелмәле Елена Александровна Боброва никахларын рәсмиләштерделәр. Яшь пар 2001 елда таныша, студент еллары – егет Казан Дәүләт Университетының биохимия факультеты студенты, кыз –ветеринария академиясе студенткасы.
2018 елның 24 августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә ел саен үткәрелә торган "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясенә йомгак ясалды.
23 августта “Татарстан-яңа гасыр” республика җәмәгать хәрәкәтенең Алабуга бүлеге җитәкчесе Л.Григорьева булачак сайлауларга багышланган семинарда катнашты.
24 август көнне Питрәч ГХАТ бүлегендә игезәк пар Самат һәм Самира Сибгатуллинар үзләреннен беренче документларын алдылар. Без аларга исәнлек-саулык һәм бәхет телибез.
Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә күп балалы Ибрагимовлар гаиләсе булды, алар Татарстан Республикасы Президенты исеменнән үткәрелә торган тантаналы чарада катнашачаклар. Бу матур гаилә үз гаиләләренә генә хас булган йолалары белән уртаклаштылар.
2018 елның 23 августында Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1600 бала туу турында акт теркәлде.
18 август көнне Сергеевлар Дмитрий Валерий улы һәм Алиса Сергей кызы гаиләсендә ир бала туган. Балага матур Данила исеме кушылды.
2018 елның 23 августында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә быелның меңенче пары теркәлде.
Август аенда Алабугада 555 номеры белән Варвара исемле кызның тууы теркәлде. Саннар белән артык мавыкмасалар да, әти-әниләр 555 санын елмаеп кабул иттеләр, яхшыга юрадылар.
Азнакай шәһәрендә күптәнге традиция буенча тәбрикләү тантанасы узды.ГХАТ бүлеге Артур белән Алина гаиләсендә беренче бала булып туган сабыйны 300 нче акт белән теркәде. Әлеге күркәм вакыйга белән район башкарма комитеты җитәкчесе Шәмсетдинов Айдар Хәләфетдин улы чын күңелдән тәбрикләп, истәлекле бүләкләр тапшырды. Ул барлык кунакларны да киләчәк Республика көне белән котлады.
Шәһәрдә яшәүче тыл хезмәтчәннәре, сугыш ветераннары Кузьмичева Мария Яковлевна һәм Чиркунова Надежда Кузьминична юбилейларын билгеләп үтте. Аларны ГХАТ бүлеге белгечләре һәм Лениногорск шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады. Аларга Президенты Владимир Путин телеграммасы тапшырылды.
Саулык-сәламәтлек сезгә кадерле ветераннар!