Әлмәт шәһәрендә 1600 бала туган

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

                2018 елның 23 августында Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1600 бала туу турында акт теркәлде.

18 август көнне Сергеевлар Дмитрий Валерий улы һәм Алиса Сергей кызы гаиләсендә ир бала туган. Балага матур Данила исеме кушылды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, гаилә башлыгына баланың  беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты  Р. Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.

Сәламәт булыгыз, гаиләгездә бәхетле һәм якты көннәр күп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International